Готовый перевод A True Story / Чын хикәя: 12

Мин кеп-кечкенә чакта тирә-ягыбызда беренчеләрдән булып алынган телефоныбыз бар иде. Мин аның баскыч төбендә диварга беркетелгән шоп-шома имән тартмасын хәтерлим. Аның тоткасы (трубка) ян ягында эленә иде. Хәтеремә хәтта безгә бирелгән 105 номеры уелып калган.

Телефонга буем җитмәслек нәни булсам да, әниемнең телефоннан сөйләшкәнен гаҗәпләнеп тыңлап тора идем. Бер чак әнием мине күтәреп каядыр эш белән киткән әтием белән дә сөйләштергән иде. Могжиза иде бу! Аннары мин бу хәйран калдырырлык аләтнең эчендә искиткеч "Әйтегез Әле Рәхим Итеп" исемле кеше яшәгәнен һәм аның белмәгән нәрсәсе булмаганын белдем. Әнием аннан башкаларның номерларын сорый иде, ә сәгатебез туктаган булса Әйтегез Әле Рәхим Итеп шунда ук сәгатьнең ничә икәнен әйтеп бирә иде.

Шәхсән үземнең бу тылсымчы белән аралашу тәҗрибәм әниемнең күршеләргә кереп киткән бер көнне булды. Идән астында кораллар тартмасында чокынып үземә кызык тапканда, бармагыма чүкеч белән тондырдым. Ул бармагымның авыртуы харап булса да, жәлләтерлек берәү юә булмагач янымда, елауның мәгънәсен күрмәдем. Сулкылдаган бармагымны суырып өй буйлап алкы-салкы йөргәндә баскыч янына килеп бастым.

Телефон! Җәһәт кенә

Переведено на Нотабеноиде
http://notabenoid.org/book/69041/363651

Переводчики: Zahir

Настройки

Готово:

25.00% КП = 1.0

Непереведённые фрагменты будут пропущены.